Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Башта ул булачак солдатларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде, Совет Армиясендә хезмәт итүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты, аннары армиягә китүчеләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев булачак хәрбиләргә үз киңәшләрен, намус белән хезмәт итәргә, лаеклы солдат булырга наказларын бирде.