2019 елның 8 маенда Җиңү бәйрәме алдыннан Чуаш Кичүе урта мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. 8 май көнне мәктәпнең актлар залында тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын чакырып, мәктәпкүләм чара уздылар. 5-8 сыйныфлар әзерләгән концерт номерларыннан тыш, укучылар тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда аларның укуы, тормышы турында сораулар бирделәр. Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, балалар ясаган эшләнмәләр алдылар һәм чәй өстәле артына чакырылды.