“Яшь фермерларга ярдәм" программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалуы турында хәбәр итә. ». Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте, шулардан 155 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

Конкурсга гариза биргән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 36 муниципаль районнан 105 КФХ грантка ия булды. Иң күп җиңүчеләр-Чистай (11 КФХ), Саба (8 КФХ), Балык Бистәсе (6 КФХ), Азнакай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Мамадыш (5 КФХ) муниципаль районнарыннан. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында  танышырга мөмкин.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарык һәм кошчылык буенча терлекчелек юнәлешендәге, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары, бәрәңге үстерү, ачык һәм ябык грунт яшелчә үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча проектларны гамәлгә ашырачаклар.

Грантлар техник-икътисадый нигезләргә ярашлы рәвештә максатчан чыгымнарны финанслашу шартларында яшь фермерларга ярдәм итүгә түләүсез нигездә җибәрелә. Грантларның күләме КФХның үз чараларын һәм аның чыгымнары планын исәпкә алып конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнгән.

«Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен Автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына авыл халкының турыдан-туры агросәнәгать комплексы оешмаларында саны кими. Шуңа бәйле рәвештә аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керемлелекне тәэмин итү проблемасы килеп баса. . Яшь фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең хезмәт активлыгын арттыруга, авыл тормышын саклауга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министрлык яңа эш башлаган фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылуына контрольне тәэмин итә һәм бирелгән грантлар министрлыктан тиешле таләп алынган көннән аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда алтмыш көн эчендә кире кайтарылырга тиеш, дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International