Татарстан минераль ашламалар буенча планны 107,2%ка үтәде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең минераль ашламалар сатып алу һәм аларны 2020-2025 елларга куллануны арттыру мәсьәләләренә багышланды.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев һәм башкалар катнашты.

Министрның беренче урынбасары ассызыклаганча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча туфракның уңдырышлылыгын арттыруның төп шартларыннан берсе булган ашламаларны куллануны арттыру һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгын интенсификацияләү максатларында аграрийларга ярдәм итү өчен өстәмә преференцияләр эшләнә. Ашламаларны, беренче чиратта минераль ашламаларны системалы рәвештә кертү генә авыл хуҗалыгы культураларының тулай җыемын арттырырга һәм туфракның продуктлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре агымдагы елда ашламалардан файдалану һәм аларны 2020-2025 елларга куллануны арттыру планнары турында мәгълүмат бирделәр. Төбәкләр мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 11 ноябренә кадәр аграрийлар 3,3 млн тонна минераль ашлама сатып алган, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 400 мең тоннага күбрәк. Тупланган ресурслар (калдыкларны исәпкә алып) 3,5 млн. тонна тәшкил итә.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан бүгенге көндә минераль ашламалар буенча планны 107,2% ка үтәгән,  173,1 мең тонна  сатып алынган һәм тупланган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Биржа минераль ашламалар белән сату механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды, анда Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә биржа аша ашлама алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International