Гражданнар җыенында район Башлыгы А.Ф. Никошин, район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, район оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Җыен 2019 елда башкарылган эшләр турындагы хисаптан башланды. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов җиткерде. Ул башкарылган эшләр һәм киләсе елда ниләр планлаштырылуы турында сөйләде.
Соңыннан район хезмәтләре җитәкчеләре авыл халкының сорауларына җавап бирде.