Бүген Түбән Әлки мәктәбендә чаңгы узышлары буенча аның җитәкчесе Зәйдуллин Рафаэль йөзендә ДОСААФ оештырган ярышлар узды.
6 класстан малайлар һәм кызлар бер-берсен узышып, рәхәтләнеп ярыштылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм күңелле бүләкләр алды.
Шулай ук яшүсмерләр клубында хоккейчылар командасы Актай Фиджатэл-хоккейда ярышты. Узган атнада алар Базарлы Матак урта мәктәбе командасы белән бозда уйнадылар, ә бүген - компьютерлар артында.