Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе командасы киеренке көрәшләрдә спорт әзерлеге һәм осталыгы югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Балалар Чаллы һәм Аксубай районы командаларын 3:0 исәбе белән җиңеп чыктылар һәм каты көрәштә Баулы районы җыелма командасына оттырдылар.
Безнең җыелма команда турнирның финалына үтте, ул 2-4 майда Казанда узачак. Команданы котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез. Команданың тренерлары: Астафьев О. С. һәм Ирдинкин Д. А.