Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "Оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама)

2024 елның 23 марты, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән  түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация

2024 елның 23 мартында 18 сәгатьтән 24 мартның 18 сәгатькә кадәр:

24 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннарда:

-төнлә һәм иртән буран, явым-төшемнәр, куз күренеше 1-2 км кадәр начарлануы көтөлә, бозлавык, юлларда көчле бозлавык;

- төнлә һәм көндез көчле җил 15-18 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 14 м/с кадәр).

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

БУРАН – җил белән кушылган кар бер урыннан икенче урынга җир өстендәге һава катнашмасы белән күчеп йөрүе

Җәяүле буран һәм гомуми буран була

Көчле буран вакытында  эшли торган кагыдәләр:

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машиналарда зур юллардан һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аннан ерак читкә китмәгез. Юлда туктап калганда, берничә мәртәбә өзе-өзек тынгысыз сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агуланмас өчөн  машинаның тәрәзәсен әз генә ачып калдырырга була. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнне көтегез. Әгәр дә сез көч хәленнән китсәгез, ышык булган урынны эзләгез һәм анда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта.

Әгәр дә сез көчле көртәләр шартларында бинада бикләнгән булсагыз, сак кына, паникасыз, көртәләрдән үзегез чыгу мөмкинлеге бармы-юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструменттан һәм кул астындагы чаралардан файдаланыгыз).  Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе органнарына (ГО и ЧС) яки торак пункт администрациясенә заносларның характерын һәм аларның мөстәкыйль сүтү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Әгәр дә кар өемнәрен алып булмаса, коткару подразделениеләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотапшыру кабул итүчене (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимиятнең күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләр өчөн

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт планлаштыручыларга, үз машиналарының техник торышына аеруча игътибар итәргә тиеш. Алдагы тәүләкләр өчен һава торышын ачыклагыз -  сәяхәт вакытына карап. Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә елның салкын вакытында озак вакытлы бару алдыннан машинаның җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшеләвен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән АЗСларда ягулык салмаска кирәкми, чөнки сыйфатсыз ягулык рәхимсез шаярырга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм ашау ризыклар белән тупланырга кирәк, кәрәзле телефон өчөн зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксирлы трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. Багажникка  «прикуривание» өчен чыбыклар комплектын куярга онотмагыз. Әгәр дә акча мөмкинлеге бар икән - компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы булу яхшы.

Ашыгыч ярдәм комплекты

Ашыгыч ярдәм комплектында: кесә телефон очөн зарядлау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы тәрәзәдән кар һәм бозны бетерү өчен щетка, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итү өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, даруханә, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм катлаулы пычкы, «коры ягулык» пакеты, зажигалка, мини-мич һәм чүлмәк  булырга тиеш.

Төгәлләнгән юл маршрутын һәм якынча килүнең вакытын хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәлләнгән маршрут һәм кире кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекләренең реакөия вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручылар белән элемтәгә кергәч, сез урнашкан урынны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен күрсәтергә тиеш, арагызда авыру булган кешеләр, балалар бармы-юкмы икәнен эйтергә кирәк, үзегезнең һәм якыннарыгызның контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын саклау өчен чаралар күрегез.

Әгәр дә юлда ватылып калсагыз:

Машина алдында һәм аның артында кисәтүче билгеләр куегыз, бу киселгән агач яки аерылып, күренеп торган  әйберләр булырга мөмкин. Әгәр дә машина эшли  икән, вентиляцияне тәэмин итү өчен һәм углерод газы белән агуланмас өчөн машинаның тәрәзәсен эз генә ачып калдырырга тиешсез.  Озак тукталыш булса яки төн кунарга кара калса машинаны җилгә каршы куярга кирәк, кабинага һәм салонга ачык тәрәзәләренән углерод газы кермәс өчөн. Үз иминлегең өчен вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шулай ук, төтен торбасының боз белән капланмавын һәм аның кар белән капланмавын күзәтү дә мөһим. Әгәр машина ватылган икән, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм 101 номерын алып җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урыныгызның координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез. Утын белән запасланыгыз, алар булмаса, янучан материалларны яндырырга мөмкин - гадәттә алар шактый күп була.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр урамда көчле җил чыкса, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кисетелә.

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, чөнки җил белән өзелгән агачның ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору куркыныч һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу ярамый.

6.Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар да, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепня декор элементлары да хәвеф хәтәр тудырырга мөмкин. Мондый хәвеф хәтәр төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында булырга мөмкин.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин булган кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавык вакытында

Аз тайгак аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утыру тәкъдим ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шулай итеп сез артыгыздагы хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрнең кисәтүче сигналын бирә аласыз. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлек жилетын кулланыгыз.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112»  номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International