"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы, укучылар һәм ата-аналар язгы ташу аркасында Оренбург өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар.
Гомуми тырышлык белән 720,5 литр шешәле су, 135 кг азык-төлек һәм гигиена чаралары җыелган.
Ата-аналарга, укучыларга һәм гимназия коллективына күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.