Субсидияләр савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм 1 яшьтән зуррак булган кәҗәләр тотуга чыгымнарның бер өлешен каплыйлар:
1 сыердан торган хуҗалыкларда 2 мең сум;
2 сыерлы хуҗалыкларда 3 мең сум;
3 сыерлы һәм аннан күбрәк сыерлы хуҗалыкларда 4 мең сум акча каралган.
Ветеринария чараларына 500 сумлык шартнамә белән фермерлар һәр сыерга 300 сум өстәмә субсидия алалар.
Бияләрне тотуга бер башка 5 мең сум ярдәм күрсәтелә.
Гаризаны "Минем субсидияләр" системасы аша 27 апрельгә кадәр бирергә мөмкин. Мәгълүматны 8(843) 221-76-88 (8801) телефоны буенча расларга.