Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2024 елның 15 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2024 елның 15 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә (Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10) барлык теләүчеләргә  2-08-83, 2-05-38, Аксубай шәһәр тибындагы 84344-2-74-55, Базарлы Матак авылы 88884346-2-10-89 консультацияләр бирәчәкләр.
“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!
Без Сезне "ачык ишекләр" Бердәм көнендә консультацияләрдә көтәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International