Әлки районында штраф түләмәүчеләрне мәҗбүри эшкә җәлеп итәләр

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Аларның 19 ына өстәп штраф язылган, берсе мәҗбүри эшләргә тартылган. Ә 11 кагыйдә бозучының гамәлләре судта карала.

Машина йөртүчеләргә мәгълүмдер: салынган штрафны билгеләнгән вакытта түләмәсәң, тәртип бозучыга карата РФ Административ тәртип бозулар турындагы кодексның 20.25 нче статьясына нигезләнеп административ материал төзелә һәм түләнмәгән штрафтан ике мәртәбә күбрәк (әмма 1000 сумнан ким түгел) штраф салына. Мондый чара үтемле булмаганда гаеплене 15 тәүлеккә кулга алырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International