Әлки районындагы “Салман” дуңгызчылык комплексы җитәкчесе мәктәпкә теплица бүләк иткән

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Бу мәктәп елның-елында үзенең участогында бик күп яшелчәләр үстерә. Монда помидор-кыяр да, суган да, бигрәк тә кәбестә ишелеп уңа. Мәктәп ашханәсендә ел әйләнәсе яшелчәләрнең тазәсен дә (свежий), тозлаган-маринадланганын да файдаланалар. Үз кирәкләреннән артканны халыкка да саталар. Аларның тозлаган (квашеная) кәбестәсен бигрәк тә яратып сатып алалар. Мәктәптә теплицаны да бик кирәксенгәннәр. Мондый бүләк өчен эшмәкәргә бик рәхмәтлеләр. 10 х 3 метр зурлыгындагы теплицаны урнаштырып, анда инде  кыяр, кәбестә һәм помидор кәлшәләре дә утыртканнар. “Кәлшәләрне теплицада үстергәч, яшелчәләребез хәзер күпкә иртәрәк өлгерәчәк”,–диләр.

Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, Алла Петрованың  бу беренче ярдәме генә түгел. Мәктәпкә капиталь ремонт ясаганда ул 70 мең сум матди ярдәм күрсәткән булган. Шулай ук балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрүгә дә эшмәкәр үз өлешен кертә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International