25 апрельдә башланган янгынга каршы махсус режим 15 майгача дәвам итәчәк

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

25 апрельдә башланган янгынга каршы махсус режим 15 майгача дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарга шәхси транспорт белән керү тыела. Шулай ук урманда  ут кабызырга, учак ягарга, пиротехника эшләнмәләрен кулланырга ярамый. Урманда хәзер кипкән үлән дә, корыган агачлар да байтак. Кечкенә генә очкыннан да ут кабынып китәргә мөмкин. Илебезнең төрле өлкәләрендә урманнар яну хакында хәвефле хәбәрләр килеп иреште инде. Мондый фаҗига бездә дә килеп чыкмасын өчен һәркайсыбыз янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәргә бурычлы. Бу көннәрдә урманнарда даими потрульлек оештырыла. Махсус режим кагыйдәләрен бозучыларга зур штрафлар салу каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International