Әлеге бәйгегә Казаннан ике команда, Димиторвград шәһәреннән өч команда, Әлмәттән ике команда, шулай ук Зәй каратэчылары килде. Әлки районы данын район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендәге “Патриот” балалар хәрби-спорт клубы спортчылары яклады.Келәмдә 7 яшьтән 14 яшькәчә 85 каратэчы көч сынашты. Әлкилеләр, зур осталык һәм тырышлык күрсәтеп, иң күп җиңүләрне яуладылар. Нәтиҗәдә Әлки командасы беренчелекне алды. Икенче урында – Димитровград, өченче – Зәй командалары.Бәйгене оештыручылар зур матди ярдәм күрсәткәне өчен “Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Михайлович Чугуновка ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.