20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” үтәчәк

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Мәгълүм булганча, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан инде күп еллардан бирле Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела. “Изге Болгар җыенын” Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте, “Яңарыш” фонды оештыра.

Оештыручылар мөселманнарны чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән әлеге чарада катнашырга чакыралар. Җыен сәгать 9 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International