Әлки районында “Патриот” клубы хәрби-кыр уеннары үткәрде.

2017 елның 12 мае, җомга

Уеннар “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында узды. Балалар махсус хәрби киемнәрдән иде.  Алар физик һәм хәрби әзерлек буенча күнекмәләр уздылар, төз атуда сынаштылар. Ату бәйгесе бик кызыклы булды, анда балалар пейнтбол уенында ярыштылар. Бу уенда катнашучылар пневматик коралдан буяулы шарчыклар белән аталар. Пейнтбол вакыйганы сугышчан ситуациягә яраклаштырып оештырырга мөмкинлек бирә, һәм анда сәламәтлеккә бернинди зыянсыз катлаулы маневрлар үткәрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International