Резидә олимпиадада укытучылары Марс Нотфуллин җитәкчелегендә остакуллар түгәрәгендә ясалган “Алигатор” катамаранын күрсәтте, аның ничек ясалуын, нинди максатта кулланылуын аңлатты.
Олимпиада призеры әзерләгән өчен Марс Нурулла улы да грамота белән бүләкләнде. Ә бүген ул укучысы Владислав Хацкий белән Тәтештә үтүче “Без бергә” дигән техник иҗат фестивалендә катнаша. Владислав анда да “Алигатор”ларын күрсәтәчәк.