Балалар анда “Сабыйларга елмаю бүләк ит!” дигән исем астында узган бик матур фестивальдә катнашты. Бәйрәмдә күптән түгел билгеләп үтелгән Бөек Җиңү көненә багышланган җыр-биюләр, төрле чыгышлар булды. Балалар шулай ук профессиональ рәссамнарның күңелле шаржлар ясауларын, аниматорларның фокуслар күрсәтүен кызыксынып күзәттеләр, яраткан мультфильм геройлары белән “таныштылар”, өч метрлы “Бамблби” роботы белән күрештеләр, аквагрим белән йөз-битләрен бизәделәр. Билгеле, төрле сюрпризлар, фотога төшүләр, тәм-томнар белән сыйланулар да булды. Ә иң мөһиме – “Барыбыз бергә” Хәйрия фонды приютны шефка алуын белдерде. Димәк, балалар учреждениесенең яңа дуслары, булышчылары пәйда булды.