Әлки районында Яңа Салман балалар приютында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Төрледән-төрле тренажерлар урнаштырылган 623 кв. метрлы бу мәйданчык – районыбызда унынчысы. Балалар сыендыру йортында ул “Бергәләп булдырабыз” республика социаль проекты кысаларында төзелде. Приютта тәрбияләнүче балалар өчен бу бик зур бүләк. Алар хәзер  заманча тренажерларда шөгыльләнеп физик мөмкинлекләрен үстерә, сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Яңа спорт корылмасын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова балаларны спорт белән дус булырга өндәде, нык, сәламәт булып үсүләрен теләде.

–Бу спорт мәйданчыгы приютта тәрбияләнүче сабыйларның Яңа Салман авылында яшәүче балалар белән аралашу урынына да әверелер,–ди приютның стационар бүлекчәсе мөдире Наталия Илюхина. –Без биредә авыл балалары белән бергә төрле чаралар үткәрүне дә күздә тотабыз. Ә республика һәм район җитәкчелегенә  мондый кайгыртучанлык өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International