Әлки районында күп фатирлы йорт капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Хәер, андагы ун гаилә ремонт барганда да шунда яшәп тордылар. “Строитель и К” төзүчеләре бинаны тыштан җылытып, тимер сайдинг белән тышладылар. Ике катның да коридорлары шулай ук тышланды, буялды, агач идәннәр урынына матур керамик плитә җәелде, керү ишекләре алыштырылды, бина тирәли отмостка ясалды. Биредә 2 миллион 160 мең сумлык эш башкарылды.

Әле узган елда гына күпфатирлы бу өйгә автоном газ казаннары куелган иде. Шулай итеп, бик күптән төзелгән булса да, бу өйдә яшәү шартлары яхшырды.

Күпфатирлы йортны ремонттан соң куллануга тапшырыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов болай диде:

–Төзүчеләр зур эш эшләде: хәзер бу йортны танымассың, урамга ямь биреп тора. Биредә яшәүчеләр өйләренә сакчыл карасын, озак еллар шундый матур, төзек хәлдә сакласын иде.

Торак инспекциясенең Чистай зонасы начальнигы Николай Зубков та ремонт эшләрен югары бәяләде. күрсәтелгән вак-төяк кимчелекләр шул көнне үк төзәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International