Әлки районында активист балалар өчен лагерьда профильле смена эшли

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Анда районның 22 мәктәбеннән балалар оешмалары җитәкчеләре ял итә. Җәмәгать эшләре активистлары булган әлеге малайлар-кызлар, ял итү белән бергә, мәктәпләрдә җирле үзидарәне оештыру һәм үстерү, эш планнары төзү, төрле чаралар үткәрү буенча белем-осталык туплый, тәҗрибә уртаклаша. Алар белән балалар иҗат йорты методисты, районда балалар хәрәкәте кураторы Резидә Җиһаншина һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы, район балалар оешмасы президенты Гүзәл Закирова шөгыльләнәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International