Әлки районы: әбүнәчеләрне “Языл һәм телевизор от!” акциясендә актив катнашырга чакырабыз

2017 елның 17 ноябре, җомга

Әлеге акциядә төп приз – 32 диагональле телевизор. Моннан тыш, цифрлы 3 фотоаппарат һәм 15 йон одеал уйнатылачак. Призлар уйнату нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага “Татмедиа” АҖ басмаларына язылган бер әбүнәче кызыксындыру бүләгенә ия була.

Акциядә катнашу өчен “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына 2018 елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерәсе. Моны почтада да, интернет аша да башкарырга була. Язылу квитанцияләренең күчермәләрен, үзеңнең телефоныңны күрсәтеп һәм “Акция” дип теркәп, конвертта почта аша мондый адрес буенча җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2. Электрон почта буенча да  (р odpiska@tatmedia.ru) юлларга була. Призларны уйнату 2018 елның 9 февраленә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International