Үзәк балалар китапханәсендә «Форпост» җитәкчесе Волкова Ксения отрядлар белән «Бернәрсә дә онытылмады-беркем дә онытылмады!» тарихи викторинасын үткәрде. Балалар Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирделәр, хәрби фильм исемнәрен таптылар. Үз иленең тарихын белү һәркемгә акыллы, зирәк һәм бабаларыбызның батырлыгына лаек булу өчен кирәк! Балалар тырыштылар һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1 урында - БМГББМнең "Оркестр" отряды.2 урында-Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Ритм"отряды. 3 урында - Аграр көллиятнең «Факел» отряды