Әлки районында берничә ел инде күп балалы гаиләләрнең өйләренә һәм фатирларына янгын хәбәрчеләре кую буенча эш алып барыла. 1112 йортта шундый приборлар урнаштырылган. Янгын чыгу турында хәбәрченең үз вакытында кисәтүе кешеләрне уттагы һәлакәттән саклап калырга ярдәм иткән мисаллар да бар.
Татар Төгәлбәендә торак йортта янгын хәбәрчеләре сигналын ишетеп, биш кеше, шул исәптән дүрт бала өйдән вакытында чыгып китә алдылар. Садиково авылында хәбәр итүченең сигналы өлкән яшьтәге ирле-хатынлы парны коткарырга ярдәм итте. 2019 елның 21 ноябрендә Юхмачы авылында янгын хәбәрчеләре ярдәмендә күршеләр вакытлыча буш торган йортта янгын чыкканын сизә һәм бу хакта янгын сагына хәбәр итә.