Чуаш Кичүе урта мәктәбе укытучылары командасы Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре, Иннополис командалары составында “Киләчәк укытучысы” Бөтенроссия профессиональ бәйгесе ярымфиналына уздылар.
Команда составында – башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Вәлиева, инглиз теле укытучысы Рузилә Низамова, математика укытучысы Рузилә Шәфигуллина. Конкурс “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы кысаларында үткәрелә. Ярымфинал бәйгесе 20-22 мартта Уфа шәһәрендә узачак.