Безнең районның яшь бадминтончылары «Проба пера» бадминтон буенча республика ярышларында 3 нче урынны яуладылар.
Ул Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә узды. Ярышларда Татарстанның 11 районыннан 13 команда катнашты.
Базарлы Матактан тренер Максим Муштаков җитәкчелегендәге 2 команда “Проба пера”га киттеләр, ике команда да үз яшь төркемнәрендә 3 урынга лаек булдылар. Аларны Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы кубогы һәм дипломы белән бүләкләделәр.
Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез