Әлки районы ГХАТ бүлегендә февраль аенда җиде яңа туган бала, җиде никах теркәлде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Әлки районы ГХАТ бүлегендә февраль аенда җиде яңа туган бала теркәлде.

Сабыйларның бишесе малайлар, ике кыз. Өч бала үз гаиләләрендә беренче һәм икенче бала булдылар, ике сабый дөньяга өченче, тагын икесе – гаиләдә дүртенче булып дөньяга килде. Ә ел башыннан ГХАТта 19 бала( 12 малай, 7 кыз) теркәлде.

Узган айда районда 7 гаилә төзелгән( ел башыннан 11) , ике пар аерылышкан (5), 31 райондашыбыз вафат булган (ел башыннан 52 кеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International