Хөрмәтле райондашлар, районыбызның хезмәт сөючән, акыллы һәм мөлаем хатын-кызлары! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйм !Гаилә учагын саклый белүегез, якыннарыгызга җан җылысы бүләк итүегез, балаларга яхшы тәрбия бирүегез, безнең өчен рухи ярдәм һәм таяныч булып торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Безнең район хатын-кызлары тырыш һәм уңган, алар барлык эшләрдә дә уңышка ирешәләр. Авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда, җирле үзидарә органнарында, эшмәкәрлектә, хатын-кызлар һөнәри яктан үсәргә, белем алырга, бөтен җирдә камил булырга тырышалар. Балачак һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән өлкән буын хатын-кызларына без чын күңелдән рәхмәтлебез.
Аларның хезмәт һәм сугышчан батырлыгы-бүгенге һәм киләчәк буыннарга менә дигән үрнәк. Хөрмәтле хатын-кызлар, бәйрәм белән котлыйм, сезгә сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә уңышлар телим.
Сезнең янәшәгездә һәрвакыт авырлыклардан саклап, сезне яратып һәм хөрмәт итеп яшәүче якыннарыгыз булсын. Тормышыгызга шатланып яшәгез, бәхетле булыгыз!
Ихтирам белән, Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Никошин.