Югары Матак авылында яшәүче Ярославлева Галина Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.