Демидово авыл клубы хезмәткәрләре "Хатын-кыз һәм яз" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Концерт программасы бик кызыклы иде. Мәдәният йортының иҗат коллективлары инде тамашачылар яратып өлгергән номерлар да кертелгән матур концерт бүләк итте. Бу искиткеч бәйрәм безнең гүзәл хатын-кызларыбызга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән күп тапкырлар тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.