Бәхет аңа бу юлы да елмайды һәм ниндие әле. Гөлсинә акциянең төп призларының берсе-смартфон отты. Аны хатын-кызлар бәйрәме алдыннан «Әлки хәбәрләре»газетасы редакциясенә чакырып, тантаналы төстә бүләген тапшырдылар. Гөлсинә акцияне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
- Үзем белән берни дә эшли алмыйм, вакытлы матбугатны укырга яратам. Шуңа күрә елдан-ел кызыклырак, матуррак булган «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылам. Киләчәктә дә язылачакмын, диде ул.
Аңа «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән бүләкне филиал җитәкчесе, «Әлки хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Низамиев тапшырды