Әхмәт мәдәният йортында 20 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән «Киләчәк» халык театры режиссеры Гыйләҗева Эльмира Назыйф кызының бенефисы булып үтте. Бу истәлекле көнне аны котларга авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, балалары килгән иде. Кичәдә бу искиткеч кешегә карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.