Ветеранның фотосурәтен КФҮтә бушлай бастыралар

2020 елның 15 марты, якшәмбе

Татарстан КФҮ «Үлемсез полк»реестрын алып баруны дәвам итә. Теләге булган һәркем теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм 9 майда бөтенхалык йөрешендә катнашу өчен фотоларны бушлай бастырып чыгара ала.

Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары булган фотосурәтен һәм мәгълүматларын (ФИО, туган көне, үлем датасын) тапшырырга гына кирәк.

Фотография һәм кирәкле мәгълүматны элек алып килгәннәргә, моны кабат эшләргә кирәкми. Әгәр узган елгы баннер югалган яки зыян күргән икән, гаилә архивыннан төшерелмәгән сурәтне тапшырмыйча, теләсә кайсы уңайлы вакытта басма сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элек бирелгән мәгълүматлар күпфункцияле үзәктә «Үлемсез полк» реестрында саклана. Әлеге хезмәт өчен беренче тапкыр КФҮнә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр моны хәзер үк эшли ала.

 - Безгә баннерны рәсмиләштерү өчен алданрак мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фотографияләр Татарстан Республикасының барлык КФҮләрендә кабул ителә, ә бары тик Казанда гына бастырыла. Әзер фотографияләрне эшкәртү һәм китерү өчен вакыт кирәк, - дип сөйләде Татарстан Республикасы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Әлки филиалы бүлеге башлыгы Раилә Гарифина. – Өстәвенә, бу елны без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, «Үлемсез полк» та катнашырга теләүчеләр күбрәк булыр, димәк, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгатьләр саны да артыр, мөгаен.

Узган ел күпфункцияле үзәкләргә әлеге хезмәт сорап 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International