Әлкилеләрне коронавирустан саклану чараларын үтәргә чакыралар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

16 мартта узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә коронавируска каршы тору чаралары турында сөйләштеләр.

Район башлыгы Александр Никошин күп санлы катнашучылар белән чаралар үткәрмәскә яки аларны 15 апрельдән соңрак вакытка күчерергә кушты. Язгы каникуллар чорында гына мәктәп укучылары өчен күчмә экскурсияләр оештырырга рөхсәт ителә.

Районның баш табибы Светлана Одушкина чит илдән кайткан барлык әлкилеләрнең дә шунда ук медицина хезмәткәрләре контроленә алыначак, диде. Ул шулай ук бу чорда чит ил сәфәрләреннән тыелып тору яхшырак, дип ассызыклады.

Һәркем да үзе, балалары, туганнарының сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш, ә моның өчен гап-гади таләпләрне үтәргә тиеш, диде баш табиб. Бу кагыйдәләр һәркемгә билгеле: көн дәвамында кулларны сабын белән ешрак юарга, кабинетларда, эш урыннарында дымлы җыештыру үткәрергә, ике сәгать саен җилләтергә, санузелларны шәхси гигиена чаралары, антисептиклар белән тәэмин итәргә.

Чит илдән эшкә килгән кешеләр кунакка килгән икән, бу хакта шунда ук медицина хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, аларның сәламәтлеген тикшерергә кирәк, дип ассызыклады Светлана Одушкина.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган шимбәдә видеокиңәшмәдә республикада коронавирус буенча бернинди куркыныч да юк, дип белдерде. Ул шәһәрләрдә, районнарда, торак пунктларда халыкны инфекциядән саклау өчен барлык чаралар да күреләчәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International