Әлки муниципаль районы халкының коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашуы тәҗрибәсен үстерү, коррупциячел күренешләрне ачыклау өчен шартлар тудыру максатларында Әлки муниципаль районы Советының беренче кат фойесында: Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58; Базарлы Матак авылы, Совет ур., 11 адресы буенча «Балалар иҗаты йорты» МБМУнең беренче кат фойесында; Базарлы Матак авылы, Базарлы ур., 2 адресы буенча «Базарлы Матак РҮХ» ДАСУ поликлиникасының беренче кат фойесында; Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 63 адресы буенча ТР Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Әлки районы буенча идарәсенең беренче кат фойесында Әлки муниципаль районында коррупция юнәлешендәге сораулар буенча гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен «Ышаныч тартмалары» урнаштырылды.
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре, «Ышаныч тартмасыннан» алынганнан соң, Әлки муниципаль районы башлыгына алар белән алга таба эшләү буенча карарлар кабул итү өчен җибәрелә.
Коррупция мәсьәләләре белән бәйле булмаган мөрәҗәгать кергән очракта, ул Әлки муниципаль районы Советының гомуми бүлегенә, алга таба эшләү өчен җибәрелә. Коррупция мәсьәләләре һәм әзерләнә торган, эшләнә торган яки бөтенләй хокукка каршы гамәл, шулай ук аны әзерли торган, гамәл кыла торган яки кылган зат турында белешмәләр белән бәйле булмаган аноним мөрәҗәгатьләр карала, әмма җавапсыз кала. Цензурасыз гыйбарәләре булган мөрәҗәгатьләр эшкә кушылмый. Вазыйфаи затларның гомеренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч янаган цензурасыз яисә мыскыллы әйтелмәләр булган гражданнар мөрәҗәгатьләре, тиешле органнарга тапшырыла. Тикшерүе җирле үзидарә органнары компетенциясенә карамый торган мөрәҗәгать кергән очракта, ул дәүләт хакимияте органына үз компетенциясе нигезендә җибәрелә.
Шулай ук искә төшерәбез, "Кайнар линия" көч структураларының телефоннары номерлары эшли, анда районның теләсә кайсы кешесе ришвәтчелек, коррупция фактлары турында, түрәләрнең хезмәт урыннарыннан явызларча файдалануларын белгәч яки ишеткәч, түбәндәге ышаныч телефоннары буенча хәбәр итә ала:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге 2-01-02
Район прокуратурасы 2-07-39
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Советы 2-12-25
Интернет - http:/ alkeevskiy.tatar.ru сайты