Бөек Ватан сугышы Герое тарихы

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Волков Антон Матвеевич 1913 елның 06 ноябрендә Әлки районының Иске Матак авылында туа.

Бөек Ватан сугышы

Антон Антон Матвеевич 1941 елның июнендә 73 укчы дивизиясенең 51 аерым разведка ротасы составында ТАССР Әлки РВКсы тарафыннан фронтка алына. Разведчик булып хезмәт итә. Сталинград өчен сугышларда катнаша.

Каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945ел), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985ел), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен»медале белән бүләкләнгән.

Антон Матвеевич Берлинга кадәр барып җитә һәм исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. 2005 елның 4 февралендә вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International