Юхмачы авыл җирлегенең өч торак пунктында яшәүчеләр дә үзара салым акчасын актив кертәләр.
Бүгенге көндә барлык түләүләрнең 53 проценты җыелган инде. Бу акчаларга урам юлларын ремонтлау, яңа лампалар урнаштыру планлаштырылган. Авылларда яшәүчеләр урамнардагы юллар яхшырыр, дип өметләнә, шуңа күрә түләүләр кертүне сузмыйча, тизрәк вакытта түләргә тырышалар. Алар җәйге сезон шартларында гына мөмкин кадәр күбрәк эшләргә мөмкин булачагын аңлыйлар.