Әлки районында «Хузангай» ҖЧҖендә язгы кыр эшләренә керештеләр

2020 елның 20 марты, җомга

17 мартта районда язгы кыр эшләре башланды - «Хузангай» ширкәте механизаторлары, «Туман» агрегатларын кулланып, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

Ике көн эчендә хузангайлылар 570 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән сыйларга өлгерделәр. 20 мартта уҗым бодаен тукландыруга керештеләр. Механизаторлар алдында көзге бодай чәчелгән 2102 гектарда минераль ашламалар кертү бурычы тора.

Шимбә көнне «ВостокЗернопродукт» җәмгыятенең «Көньяк Әлки» һәм «Көньяк-Көнчыгыш Әлки» филиаллары шулай ук «Туманов» ярдәмендә көзге культураларга ашлама кертә башлаячак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, якшәмбе көнне “ВостокЗернопродукт” отрядлары самолетлар ярдәмендә уҗымнарны тукландыруга керешәчәкләр.

Быел уҗымнар кар астыннан бик иртә чыктылар. Аларда шикәр дәрәҗәсе бик түбән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, уҗымнар авырмасын һәм тизрәк үссен өчен, аларны ашламалар белән мөмкин кадәр иртәрәк тукландырырга кирәк. Чәчелгән мәйданнарга кертү өчен безнең ашламалар запасы җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International