Гади кагыйдәләрне үтәү сезнең акчаларнв саклап калуга ярдәм итәчәк.
Узган ел безгә таныш гаилә бәлагә юлыкты. Гаилә башлыгы игъланнар сайтында арендага фатир бирү турында белдерү урнаштыра. Кыска гына вакыттан соң аңа ир шалтырата һәм озак вакытка торакны арендага алырга теләвен әйтә һәм банк картасы реквизитларын хәбәр итүне сорый. Фатир хуҗасы озак уйлап тормыйча, аңа бөтен кирәкле мәгълүматны бирә. Акча килер дип көткән арада, аның картасыннан 120 мең сум акча юкка чыга.
Алдакчылар турында барысын да беләбез кебек. Газеталар шундый ук хәлләр турында хәбәрләр бастыра. Районның хокук саклау органнары хезмәткәрләре авыл җыеннарында мошенниклар челтәренә эләгмәү турында сөйлиләр, кешеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр. Тик Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсендә мошенниклар кулыннан зыян күргәннәрдән мөрәҗәгатьләр күп килә, диләр.
Соңгы вакытта мошенниклар арасында банк карталары белән төрле операцияләр үткәрү киң таралды.
- 2019 елда район территориясендә банк карталары акчаларын урлау белән бәйле 6 җинаять теркәлгән. Кылынган җинаятьләр нәтиҗәсендә гомуми зыян 355 мең 676 сум тәшкил иткән. Бер генә җинаять тә ачылмаган, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Алия Шәрәфиева.
Телефон мошенниклары да төрле була. Кайбер очракларда зыян күрүчеләр үзләре билгесез счетларга һәм абонент номерларына акча күчерә. Ә башка очракларда җинаятьчеләр алдау юлы белән зыян күрүчеләрдән аларның банк картасы турында кирәкле барлык мәгълүматны – номер, CVC-код һәм башкалар ала. Счетка керү мөмкинлеген алгач, алар акча белән үз теләкләре белән эш итәләр.
Хокук сакчылары сүзләренчә, мошенниклар гражданнарның банк карталарыннан акча урлау өчен төрле алдау алымнарын кулланалар. Мәсәлән, абонентның кәрәзле телефонына аның банк картасы читләштерелгән яки билгеле бер акчалата сумманы күчерү өчен гариза алынуы турында хәбәр килә. Абонентка тулы мәгълүмат алу өчен теге яки бу номерга бушлай шалтыратырга тәкъдим итәләр. Мошенниклык да киң таралганы, статьяның алгы өлешендә язылганы. Ягъни интернет-сайтка игълан элгән кешегә шалтыратып, банк картасы белән кызыксыну.
Бигрәк тә үз акчаларын югалткан кешеләр, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән мошенниклар челтәренә эләккән. Мошенниклар банк клиентына шалтырата һәм аңа шикле операция ясалуын хәбәр итә, шуннан соң алар акчаларын саклап калу өчен тулы мәгълүматларын хәбәр итүне сорый. Әгәр бу мәгълүматны уйлап та тормыйча бирсәң, картада сакланучы барлык акчаларның чит кесәгә күчүен көттә тор.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мондый шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска киңәш итә. Әгәр сез карта, аның номеры, кире якка код, карта хуҗасының фамилиясе, исеме, һәм аның гамәлдә булу вакыты, бигрәк тә пин-код яки телефоныгызга банктан килгән кодларны хәбәр итүне сорый икән, димәк, сез мошенник белән аралашасыз. Исегездә тотыгыз, әгәр сезнең исәп белән нинди дә булса проблема килеп чыкса, сезне банк бүлекчәсенә чакырачаклар, телефон аша проблеманы хәл итмәячәк. Шуңа күрә шунда ук мошенник белән сөйләшүләрне туктатыгыз һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итегез. Әгәр телефон аша сөйләшкәндә җинаятьчегә банк картасы турында нинди дә булса мәгълүмат бирергә өлгерсәгез, картада күрсәтелгән телефон аша шалтыратыгыз һәм картаны читләштерүне сорагыз.
Уяу һәм сак булыгыз!