Әлки районында ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллеялар утыртылачак

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бу язда район үзәгендә ике яңа аллея барлыкка киләчәк.

Район урман хуҗалыгы эшчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллеялар утыртырга җыена. Урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, әлеге агачлыклар Базарлы Матакның Афанасьев урамы артында урын алачак. Аллеяләр өчен миләш, юкә үсентеләре җитәрлек күләмдә әзерләнгән инде. Бу зур эшне апрель аенда урман утырту көнендә башкарырга исәплиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International