Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов район башлыгы А.Ф. Никошин белән бергә "Кызыл Шәрык" Агрохолдингының Әлки филиалы "Каргалы" терлекчелек комплексында булды.
⠀ Сәфәр барышында бозауларның сакланышы, яшь терлекләрне үстерү, сөт һәм сыер ите җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.