Әлкилеләр авыл ипотекасыннан файдаланырга җыена

2020 елның 27 марты, җомга

Россиядә бу елдан “Авыл территориясен комплекслы үстерү” программасы эшли башлады.

Бу программадан файдаланырга теләк белдергән 15 гаиләдән “Россельхозбанк”ка гаризалар кергән. Аларның җидесе карап хәл итү өчен (одобрение) Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлланган.

Әлеге кредит гаять отышлы шартларда – 2,7 һәм 3 процент белән бирелә. Аны 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге кешеләр ала ала. Иң мөһиме, төзеләсе яки сатып алынасы йорт авыл җирендә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International