Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды www.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә.
Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, алдан язылу сервисыннан, шулай ук шәхси кабинетта, РПФ сайтында файдаланырга киңәш итәбез.
“Моннан тыш, кирәкле консультацияне 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгендә алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Базарлы Матак
Ленин ур., 4 й.
Пенсия фонды
884346-217-04, 074-00 тел.