Әлки районында “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды

2020 елның 27 марты, җомга

Әлки районында “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды

2020 елның 27 марты, җомга

Районда бүген, 27 мартта, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде.

 

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 58 транспорт чарасын тикшергәннәр.

 

Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:

 

Ст.12.3 ч.2 – транспорт чарасы белән идарә иткәндә үзе белән документлары булмаган – 1 очрак;

 

Ст.12.21.ч.1– транспорт чарасы белән идарә иткәндә йөкләр ташу кагыйдәләрен бозган – 1 очрак;

 

Ст.12.37 ч.1 – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;

 

Ст. 12.37 ч.2 – ОСАГО полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International