Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны булдырмау максатларында 2020елның 30 мартыннан алып 2020 елның 3 апреленә кадәрге  чорда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 03.04.2020  елның 3 апреленнән соң территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү махсус күрсәтмәләргә кадәр Россия Федераль салым хезмәтенең «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язма» интерактив сервисы ярдәмендә алдан язылу аша гына Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында кабул ителәчәк.

Куркынычсызлык максатларында ТНОга сервис аша кабул итүгә язылган балалы һәм шулай ук  65 яшьтән өлкәнрәк мөрәҗәгать итүче гражданнарга хезмәт күрсәтмәячәкләр.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

Без, бергәләп  инфекция таралуны туктата һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International