Әлки районында чакырылыш комиссиясе эшчәнлеген ике атна соңрак башлаячак

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путинның Указы белән 1 апрельдә илнең Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш игълан ителде.

Әлеге фәрман нигезендә бу язда илебез армиясенә 18 яшьтән 27 яшькәчә 156 меңгә якын кеше чакырылачак.

Язгы чакырылыш чорында безнең районнан армиягә 25 егетне озатырга тиешбез. Чакырылыш комиссиясе үз эшен 1 апрельдән башлап җибәрергә тиеш иде. Әмма Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин боерыгы белән бу эш ике атнага кичерелә. Сәбәбе билгеле – коронавирус инфекциясе таралуны чикләргә кирәк. Шулай итеп, чакырылыш яшендәге әлкилеләрнең армия хезмәтенә яраклымы-юкмы икәнен чакырылыш комиссиясе 13 апрельдән тикшерә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International