“Әлки хәбәрләре” газетасына 2020 елның икенче яртысы өчен язылу башлана

2020 елның 31 марты, сишәмбе

“Әлки хәбәрләре”нә язылып, сез атнага ике тапкыр районда булган вакыйгалар, яңалыклар, Әлки төбәгенең тарихы, аның кешеләре турында хәбәр-язмалар тупланган газета алып торачаксыз. Моның өстенә, газетаның җомга саны белән бергә өегезгә республика хәбәрләре, телевидение программасы  урын алган “Атна вакыйгалары” кушымтасы килеп торачак. Киләсе яртыеллыкта да газетабызга  тугры калырсыз, аны өегезгә алдырырсыз дип ышанабыз. Газетага почта бүлекчәләрендә, шулай ук почтальоннарда язылырга була. “Әлки хәбәрләре”нә алты айга язылу бәясе 783 сум, оешма-предприятиеләр өчен – 873 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International