Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Файдалы һәм “дөрес” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы – ул 2018 елдан башлап эшли. Биредә организмга зыян китерә торган куркыныч өстәмәләрсез һәм компонентларсыз имин һәм сыйфатлы продуктлар алырга мөмкин, болар: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләр.
Казанда фермер продуктларын өйгә китереп бирә торган ФерЭко кибете – биредә сыйфатлы фермер продукциясе һәм гади кибетләрдә сатылмый торган продуктлар бар. Мәс., сырлардан төрле тәмләткечләргә заказ бирергә мөмкин. Кибет – «Туган як» лояльлек программасында катнашучы.
Натураль товарлар һәм сәламәт туклану продуктлары сата торган Эколавка Шалфей кибете – биредә киң ассортиментта натураль продукция тәкъдим ителә: сәламәтлек, файдалы туклану өчен товарлар, косметика, үләннәр җыелмалары, үләннәрнең барлык төрләре диярлек бар, натураль майлар, фиточәйләр һәм башкалар.
Фермер гастрономы КороваМу – Татарстан Республикасында беренче интернет-сервис, биредә конкрет фермерлардан һәм хосусый җитештерүчеләрдән турыдан-туры, арадашчыларсыз экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Җитештерүчеләр үз продуктларын үзләре тәкъдим итәләр: алар үз продукциясенең тәме һәм сыйфаты өчен, иминлеге һәм тышкы күренеше өчен үзләре җаваплылар. Алар үз продуктларына бәяләрне дә үзләре куя.
«Мин сине яратам» экофермасы – кәҗә сөте, файдалы йогуртлар һәм тәмле сырлар тәкъдим итә.