Әлки районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстанда 30 марттан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Чикләүләр Россиядә эпидемиология вәзгыяте тотрыкланганчы дәвам итәчәк. Җитди сәбәпләрсез үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен бозган гражданнар штрафка тартылачак.

 

Безнең районда да бу көннәрдә кешеләрнең тормыш-көнкүрешен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче структуралардан тыш, барлык предприятиеләр һәм учреждениеләр ял итә. Бу атнада шулай ук даруханәләрдән һәм азык-төлек кибетләреннән тыш, сәүдә нокталары да ябылды.

Җитәкчелек, медицина хезмәткәрләренең пенсионерларга өйләрендә утыруларын сорап мөрәҗәгате аңлау тапты - урамнарда өлкән яшьтәге кешеләр күренми диярлек. Бу атнада шәһәрләрдә белем алучы күп кенә студентлар, вахта ысулы белән эшләүче әлкилеләр туган авылларына кайттылар. Тик, күрәсең, яшьләрнең кайберләре планнан тыш ялларның күңел ачу өчен түгел, ә куркыныч вирус таралуны булдырмас өчен бирелүен аңларга теләми.

Кичке вакытта без район үзәген әйләнеп кайттык. Ял парклары буш. Базарлы Матакның үзәгендә туктаган җиңел машиналарны, берничә урында яшьләр төркемен күрдек. Күрәсең, алар тәртипне бозып,  үз сәламәтлеген генә түгел, ә әти-әниләренең, туганнарының, дусларының иминлеген дә куркыныч астына куюларын аңламыйлар. Аларның кисәтүгә җавапларыннан күренгәнчә, аларга коронавирус инфекциясе янамый, дигән фикердә. Без яшь, көч-куәтебез ташып тора, диләр алар. Шулай да булсын. Тик, кызганычка каршы, чынбарлык мондый ваемсызлыкның бернәрсәгә дә нигезләнмәвен раслый. Соңгы мәгълүматларга караганда, Мәскәү хастаханәләрендә үпкәләре ясалма вентиляцияләү астында ятучыларның 40 проценты, 40 яшькә кадәрге кешеләр, беркайчан да элек хроник авырулары булмаган кешеләр.

Куркыныч инфекцияне кайда  йоктырырга мөмкин булганны беркем дә белми. Урамга, әйтик, азык-төлек, дарулар сатып алу өчен генә чыгарга мөмкин. Район җитәкчелеге якын көннәрдә районнан читкә чыгуны чикләргә чакыра.

Редакциягә өлкән яшьтәге ир-ат шалтыратты. «Мин район үзәгендә яшим. Безгә, өлкәннәргә, кибетләргә атнага ике көн генә чыгарга мөмкин, дип ишеттем. Өйдә продуктлар бетте. Кибеткә кайчан барырга була?» – диде ул.

Без районда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин белән элемтәгә кердек. Ул безгә түбәндәгечә җавап бирде:

- Районда 6500 өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Шуларның 3500е-ялгыз яшәүче. Алар барысы да диярлек волонтерларга беркетелгән. Өлкәннәргә ашамлыклар һәм дарулар артыннан өйдән чыкмаска кирәк. Алар «кайнар линия» гә 2-08-88 телефоны буенча шалтыратып, үтенечләрен җиткерә алалар. Бу бердәм телефон номерына барлык авыллардан шалтыратырга мөмкин.

Әби - бабайлар операторларга үз исемнәрен, адресларын җиткергәч, аларга өйләренә киләчәк волонтерның исемен атаячаклар. Өегезгә килгәч, волонтер сезгә паспортын күрсәтәчәк. Ул сездән  бер атнага исәпләнгән рецептсыз җибәрелә торган  дарулар һәм продуктлар исемлеге һәм аларны сатып алу өчен акча сорый. Продуктларны китергәннән соң, волонтер товар чегы буенча Сезнең белән исәп-хисап ясый.

Безгә бу авыр көннәрдә өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бәлки, сезнең янәшәгездә ялгыз әби-бабайлар яшидер. Алар турында кайгыртыйк. Әлегә өлкән яшьтәге кешеләрдән өендә булуларын сорыйлар. Өстәмә түләүләр турында да кайгыртырга кирәк түгел. Алар булачак күчерелде сезнең счетлар автомат рәвештә.

 

«Кайнар линияләр» эшли

Өлкәннәргә, ялгызларга, картларга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча «кайнар линия»  телефоны эшли.

8(84346)2-08-88-район социаль яклау бүлеге,

8(843) 5983598 – “Без ярдәм итәбез " Колл-үзәге,

88002003411-ТР Пенсия фонды,

8(843) 2381000 – "Бердәм Россия"партиясенең Татарстан төбәк бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International